Нурлат телевидениесе конкурс нәтиҗәсен көтә

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
“СМИротворец” милләтара тематикага багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашып, шорт-листка кергән эшләр өчен Интернет тавыш бирү 9 февральдә тәмамланды. Инде хәбәр иткәнебезчә, конкурста катнашкан  “Нурлат” ТРКсы да әлеге шорт-листка кергән иде, һәм алар 517111 тавыш җыйганнар.
– Бу – Тольятти, Мәскәү, Кировтан кала дүртенче күрсәткеч,– ди ТРК директоры Резеда Гиняева. – Гомуми нәтиҗә февраль азагында булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International