Фатих Сибагатуллинның “Татарлар һәм яһүдләр” китабын тәкъдир итү булачак

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
31 гыйнварда Казанда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  күренекле җәмәгать эшлеклесе, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның “Татарлар һәм яһүдләр” (“Татары и евреи”) китабын тәкъдир итү булачак.
Фатих Сибагатуллинның татарларның тарихи чыганакларын барлауга багышланган әлеге китабы  узган елда 500 битле булып,  5 мең данә тираж белән дөнья күргән иде. Йөзләгән төсле иллюстрацияләр белән баетылыган әлеге китабында Фатих Сәүбәнович татарлар һәм яһүдләрнең 1500 ел элек, Хазарлар каганатыннан башланган тарихи бәйләнешләре хакында кызыклы итеп яза.
Тәкъдир итү 16.00дә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International