Бикүледә матур үзгәрешләр дә бар, проблемалар да кала әле

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Кичә, 28 гыйнварда,  район башлыгы Равил Кузюров һәм район һәм шәһәрнең барлык служба җитәкчеләре Бикүле авыл җирлеге халкы белән гражданнар җыенында очрашты.
Отчет елында авыл җирлегендә матур үзгәрешләр шактый булган. Узган елда Бикүледә  янган  мәчетләре урынында яңа мәһабәт мәчет өлгертеп кергәннәр, авыл мәктәбенә капиталь ремонт ясалган, урамнарны яктыру проблемасы тулысынча хәл ителгән, Илюткино авылында 1200 метр  су юлы салынып, авыл тулысынча үзәкләштерелгән суга тоташтырылган һ.б.лар. Әмма проблемалар да кала әле. Халыкны авыл эчендәге юлларның торышы борчый. Бикүлеләр бу уңайдан үзәк урамга булса да асфальт салдырып булмасмы, дигән теләк җиткергән. Су белән дә проблемалар чыгып тора, җәен Бикүленең кайбер урамнарында су бөтенләй дә булмый, Илюткинода кышын да өзеклекләр килеп чыга, ди. Халык шулай ук мирасны рәсмиләштерү, ялган аракы саттырмау һәм башка сорауларны да күтәргән. Аларның барысы буенча да тиешле служба җитәкчеләре урында ук җентекле аңлатамалар биргән, проблемаларны хәл итү юллары барланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International