Торнаяска су да, юллар да, ут та кирәк

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Заречный авыл җирлегенең гражданнар җыены авыл халкының актив катнашы белән үткән.
Әлеге авыл җирлегенә өч торак пункт керә һәм җыенда һәркайсыннан вәкилләр катнашкан.
Мисал өчен, торнаяслылар үзләрен борчыган  проблемаларын күтәргәннәр. Торнаяста авылга кадәр дә, авыл эчендә дә юллар кирәк. Моннан тыш, бүгенге көнгә кадәр су юк, су башнясы кирәк. Урамнарны яктырту, клуб  мәсьәләләрен дә хәл итәсе бар. Авыл җирлеге башлыгы Замир Низамеев әйтүенчә, авылда яшьләр күп, ә мәдәният учагы юк.
Район башлыгы Равил Кузюров юл һәм су белән бәйле сораулар иң беренче чиратта Торнаяс кебек читтә урнашкан авылларда хәл ителәчәк, диде. Заречныйда да проблемалар бар: балалар бакчасына, клубка капиталь ремонт кирәк. Җыенда күп сораулар махсус программалар кысаларында хәл ителәчәк, диелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International