Сөйләшү җанлы узды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Елаур авыл җирлегендә авыл җыенына район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә килгән район вәкилләрен “Палан” ансамбле чыгышы белән каршы алдылар. Җыен ахырында 30га якын кешегә бүләкләр тапшырылды. Алара арасында алтын туйларын билгеләп үткән Геннадий һәм Раиса Тумаковлар, 60 ел бергә гомер иткән Насих һәм Саимә Ялаловлар да, “Иң тәртипле йорт” конкурсы җиңүчеләре дә, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче өлкәннәр, лаеклы ялга китүчеләр дә бар иде. Җыенның рәсми өлеше дә актив барды. Елаур – алты авылны берләштерүче авыл җирлеге, аларның бишесе – кече авыллар, алар карамагында 10 зират кына бар. Авыл җирлеге башлыгы Галина Кульметьева докладында узган ел башкарылган байтак эшләр санап кителде. Участок уполномоченные өчен йорт төзү, Петровский поселогында зират тирәсен тоту, Сосновкада яңа көнкүреш калдыклары полигоны төзү, үз көчләре белән Елаурдагы бер күперне ремонтлау шулар исемлегендә яңгырады.10 кеше узган ел ташламалы кредит алган, авыл җирлегендә 3 фермер эшләп килә, мөгезле эре терлекләрнең баш саны арту күзәтелә, сөт җыю оештырылган. Ә проблемаларның иң тәҗеле буларак кәрәзле элемтә юклыгын атадылар, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова  ул мәсьәлә быел хәл ителәчәк, дип җавап бирде. Авылда бишенче линия юк, урамнарны яктырту проблемасы бар, авыл эчендәге юллар, су линияләре сузу, олы юл мәктәп тирәсеннән үткәнлектән, анда тизлекне чикләү чарасы  күрү зарур, Елаурдагы зур күпергә капиталь ремонт кирәк. Проблемаларның байтагы кече авыллар белән бәйле: аларда сәүдә нокталары юк, күчмә сәүдә дә килми диярлек; Берлек авылында электр баганалары искергән. Соңгысы уңаеннан, баганаларны алыштыру Берлектә 2015, Сосновкада 2016 ел планына кертелгән, дигән җавап алынды. Биредә бер төркем пайчыларның соравын район башлыгы Равил Кузюров инвестор катнашында бергәләп карарга ышандырды. Ә йомгаклау чыгышында Равил Әфраимович авыл проблемаларының бер көндә генә җыелган сораулар булмавын ассызыклап, аларны акрынлап хәл итү юллары каралачагын әйтте. Ул шулай ук мәктәп интернатын карап чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International