Тәрбиячеләр тәҗрибә җыя

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Бүген “Чык тамчысы” балалар бакчасы базасында кече һәм урта төркем тәрбиячеләре район методик берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. “Сәнгати-эстетик үсеш. Сәнгати-эстетик кабул итү” дигән темага багышлап үткәрелгән чарада бакчаның I квалификацион категорияле тәрбиячесе Марина Лисина “Кышкы әкият” темасына практик дәрес күрсәтте, тәрбияче Нина Суровцева эш тәҗрибәсеннән чыгып тема буенча  чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International