Мораса һәм Әлмәт җирлекләрендә җыеннар үтте

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген, 22 гыйнварда Колбай Мораса һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды.
Җыеннар эшендә район башлыгы Равил Кузюров, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, районның барлык службалары җитәкчеләре һәм инвесторлар катнашты. Кобай Мораса авылында узган ел канәгатьләнерлек булган. Җирлектә 6 бала дөньяга килгән. Араларында күптәннән күзәтелмәгән игезәкләр дә бар икән. 18 кеше вафат булган. Соңгы елларда җирлектә мөгезле эре терлек башы саны арткан. Хәзер барлыгы 548 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 254е – савым сыерлар. Халык нигездә эшле, тормышлары җитеш. Бүген колбай морасалыларны иң борчыган проблема –  Нурлатка кадәр рейс автобусы мәсьәләсе. Аннан авылның үзәк урамы юлы да таушалган. Автобус маршруты ачу уңаеннан “Нурлат АТП”сы җитәкчесе Идрис Кәримов  бу юнәлешкә атнасына бер тапкыр автобус җибәрү мөмкинлеге каралачагын хәбәр итте.
Әлмәт авыл җирлегендә 2014-15 елларда шактый күләмле эшләр планлаштырыла икән.
Шуларның берсе – җирлектәге авылларның “Чиста су” республика проектына керүе. Бу программа буенча эшләр быелдан ук башланмакчы. Аннан  республика старт алган авыл торак пунктларында урамнарны яктырту  социаль программасы буенча да җирлектә реконструкция эшләре планлаштырыла икән. Мәктәп һәм авыл клубы да якын елларда капиталь ремонт программасына кертелергә тиеш. Моннан тыш, авыл халкын эшле итү өчен кече фермалар ачу буенча планнар юк түгел. Бү хакта бүген җирлектә узган җыенда хәбәр ителде. Район җитәкчелеге һәм авыл халкы алдында авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов тулы хисап тотты. Аның чыгышын мәктәп җитәкчелеге һәм авылның участок уполномоченные тулыландырды. Биредә дә терлек башы саны арту, сөт сату буенча матур алга китешләр бар. Моннан тыш, чүплекләр, үләт базлары тотып алынган, тәртипкә китерелгән. Шәһәр үзәгеннән шактый ерак җирлектә яшәүчеләр җыенда даруханә ачу проблемасын да күтәрделәр. Район җитәкчелеге җыеннарда яңгыраган һәр сорау-проблеманы өйрәнеп тиешле карар чыгарачакларын хәбәр иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International