Ике бакча грантка исәп тота

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Быел “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика Грантын алу өчен Нурлат районыннан ике – “Әкият” һәм “Камыр Батыр” балалар бакчасы заявка биргән.
1әр миллион сум күләмендәге әлеге Грант татар һәм рус телләрен югары дәрәҗәдә куллануны кертүче коллективларга  тапшырыла икән. Безнең “Камыр Батыр”да  Татарстан Республикасындагы ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплекслар (УМК) кертү уңаеннан укулар үткән, бакча җитәкчеләре тема буенча Казанда махсус курслар узганнар, хәзер рус телле тәрбиячеләрне татар телендә аралашуга өйрәтү буенча занятиеләр бара. Конкурс нәтиҗәләре март аенда билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International