Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат шоферы Сочи Олимпиадасында журналистлар һәм спортчыларны йөртә башлады
2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Мамыктан Вячеслав Павлов өчен кышкы Олимпия уеннары күптән башланды инде: тәҗрибәле шофер гыйнвар башыннан бирле Сочида спортчылар, матбугат вәкилләрен, кунаклар ташу белән мәшгуль. Без шалтыраткан вакытта да төнге рейстан кайтып керүе генә иде әле.
– Аэропорттан туристлар, спортчылар ташыдык, дүрт рейс ясарга туры килде. Әлегә ял итәм, шалтырату көтәм, – дип башлады ул сүзен. – Кая кушсалар, шунда барабыз. Шәһәр эчендә күбрәк Мәскәү шоферлары йөри. Без, татарстанлылар асылда матбугат вәкилләрен төрле объектларга йөртәбез, Красная Полянага рейслар еш ясарга туры килә. Универсиадада эшләгән өр-яңа автобусларда йөрибез.
– Вячеслав Павлович, ә Сочи сезне ничек каршы алды?
– Әлбәттә, биредәге халәтне сүз белән генә аңлатырлык түгел: бөтен җирдә Олимпия рухы хөкем сөрә. Акрынлап спортчылар, туристлар агыла башлады инде. Без кунакханәдә торабыз, шартлар әйбәт, бүлмәдә өчәү - тагы ике Казан егете бар. Уеннарга җәлеп ителгәннәр барысы да махсус формалардан, шоферларда да бар ул. Дөрес, минем юк әле, чөнки соңгы көнгә кадәр Сочига бару-бармавым билгеле түгел иде бит, шул көннәрдә бирәчәкбез, диделәр инде.
– Олимпиада кебек үтә дә җитди спорт форумында хезмәт күрсәтәчәк персоналны, әйтик, шоферларны ничегрәк сайлыйлар?
– Әлбәттә, иң беренче чиратта Казандагы Универсиадада ничек эшләүне исәпкә алалар. Сайлап алганнан соң да, безнең белән бик нык эшләделәр әле: террорчылыкка карата уяулык буенча, туристлар, спортчылар белән нинди мөгамәләдә булырга кирәклеген аңлатып инструктажлар үткәрделәр, Сочига килгәч, фәнни фильм да күрсәттеләр әле. Ә аралашуга килгәндә, бер дә кыенлыклар юк. Ул эшне биредә волонтерлар башкара, алар бик күп монда. Аннан әле Универсиадада ук безгә “рус-инглиз” теле буенча сөйләшү китаплары биргәннәр иде, аның ярдәмендә кирәк нәрсәне аңлатырга була.
– Вячеслав Павлович, ә Олимпиадада гади җанатар гына да булып аласыгыз килмиме?
– Сочига кадәр барып та, бер спорт ярышы карамыйча кайтасы килми, әлбәттә. Әмма бездә Универсиададагы кебек теләсә кайсы объектка үтеп керү мөмкинлеге бирә торган аккредитация түгел шул. Тик буш вакыт булыр дип уйлыйм һәм үзем яраткан чаңгы спорты, биатлон ярышларын бераз хозур кыла алырмын дип өметләнәм.
– Сочига беренче баруыгызмы әле бу?
– Бөгелмәдә укыган чакта, Сочида техникум студентлары арасында узган җиңел атлетика ярышларында катнашырга туры килгән иде. Әмма бу хәл 1978 елда ук булган иде, 35 елдан артык вакыт узды бит инде. Бүгенге Сочи белән ул вакыттагысын чагыштыру бер дә урынлы булмас иде, әлбәттә.
– Сезнең өчен Олимпиада күпмегә сузылачак инде, көндезен дә, төнлә дә рейсларда йөрүе алҗытмыймы?
– Олимпия уеннарында тулысынча эшләп бетерәчәксез, диделәр. Бәлкем параолимпия уеннарына да алып калырбыз әле, дип тә искәрттеләр. Гомумән, минем командировканы март азагына кадәр ясадылар. Арымыйсыңмы, дип өйдән дә шалтыраткалыйлар. Гомергә бер килә торган шундый вакыйга ялыктыра димени инде? Рәхәтләнеп эшлибез, ил белән бергә тарихка кереп калабыз– бәхет бит бу.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Вячеслав Павлович. Сочида да, соңыннан да юлларыгыз сикәлтәсез булсын, үзегез дә, пассажирларыгыз да исән-имин йөрегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз