Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Яңарыш сезоны кыштан башланды
2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
2014 елда район төзүчеләрен зур эш күләме көтә.
КАПИТАЛЬ РЕМОНТ
Чапаев урамындагы ике катлы йортта капиталь ремонт узган ел ахырында ук башланды.
– Сезгә сабырлык бик кирәк булачак икән, – дим анда яшәүче хезмәттәшебезгә узган ел шәһәрдәге ике йорт ремонтлау тарихын күздә тотып.
– Юк, бездә бит Максимов егетләре эшләячәк. Алар сыналган халык, әйле-шәйле генә эшли торганнар түгел.
Шулай булып чыкты да. Иске йорт халыкка мәшәкать тудырмыйча гына күз алдында үзгәрә башлады: ике атна дигәндә, йортның түбәсен кырт иттереп алыштырып куйдылар егетләр, инде стеналарын пенопласт белән җылытып киләләр. Димәк, тиздән сайдинг белән тышлый да башлаячаклар.
– Алексей Максимовның “Нурлат-Еврострой” оешмасы, чыннан да, капиталь ремонт программасы башланган 2008 елдан бирле төп подрядчыларыбыздан санала, – диде Нурлат районы башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге әйдәп баручы белгече Илнур Бәхтияров. – Быел алар өч йортны капиталь ремонтлаячаклар. Чапаев ур., 1 йорттан тыш Гыйматдинов ур., 60 һәм Мәктәп ур., 50 йортлар да алар карамагында. Беренче икесендә түбә ябуны төгәлләделәр инде, стеналарны тышлауда эшлиләр.
Әнә шулай, быел ремонтланасы 11 йортның өчесе өчен җаннары тыныч районда. Хәер, подрядчылардан капиталь ремонт белән беренче елдан ук шөгыльләнүче Наил Фазлыевның “Энергострой”, Илгиз Билдановның “Домстрой”, 2009 елдан аларга кушылган Вячеслав Овчинниковның “Новый дом” егетләре дә сыйфат һәм срок сынавын уңышлы үтеп, шундый ышаныч яулаганнар. Алар белән бергә быел ремонт эшләрен “ПрестижСтрой” (Рәфис Шәмсуаров) һәм СК “Лидер” (Алексей Вастурков) та алып барачаклар.
Капиталь ремонт программасы эшли башлаганнан бирле районда ремонтланган йортлар саны:
2008 ел–19
2009 ел–40
2010 ел–16
2011 ел–10
2012 ел–12
2013 ел–12
– Быел подрядчыларны бик сайлап алырга тырыштык, – дип дәвам итә сүзен Илнур Исламович. – Узган елгы хәлләр яхшы сабак булырлык иде бит. Сүз уңаеннан, “Строитель” быел ремонтта катнашмый. Эшнең сыйфатына контроль дә кырысланачак, торак милекчеләре ширкәтләреннән дә зур таләпчәнлек соралачак. Әмма ремонт үткәрелә торган йортларда яшәүчеләрнең үзләренә дә битараф булмаска, кимчелекләрне үзвакытында күрсәтергә кирәк. Элеккечә үк төп контролер булып халык үзе калачак.
Бу шулай булырга тиештер дә, чөнки район төзүчеләренә быел да эшне берничә тармакта алып барырга туры киләчәк бит. Республиканың мәктәпләргә капиталь ремонт программасына быел безнең шәһәрдәге 3нче урта мәктәп (“Еврострой”), Чулпан (“Энергострой”) һәм Түбән Чаллы (“Домстрой”) авыл мәктәпләре керә (соңгысы-программага өстәмә рәвештә). 12 фельдшер-акушерлык пунктына республика программасы нигезендә ремонт өчен 100әр мең сум акча бүлеп биреләчәк. Ә менә Мамык табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт үткәреләчәк.
ТӨЗЕЛЕШ
2014 ел төзелешләргә дә бай булырга күренә. Якты Күл авылында 200 урынга клуб төзелешен “Перспектива” ОООсы (Ә. Гайнуллин) башлаган да инде. Чуваш Мәнҗесе һәм Вишневая Поляна авылларында модульле ФАПлар бастыру күздә тотыла. Киекле авылында 50 урынга балалар бакчасы төзү белән “Городстрой” (С.Мөлеков) шөгыльләнәчәк. Аларга әле Кизләү авылында участок уполномоченные өчен йорт төзү дә йөкләнгән. Мамыкта исә шундый йортны СК “Лидер” төзиячәк. Әлбәттә, торак төзү күләме дә кимеми, агымдагы елда Нурлатта 26 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Кариев урамындагы 45 фатирлы йортта “Перспектива” һәм 20 фатирлысында “Городстрой” эшне башлаганнар инде. Сүз уңаеннан, төзелеш оешмаларының һәрберсе әлегә үз әйләнеш средстволарына эш алып баралар, бу исә аларга срокларны кулдан ычкындырмаска, халыкны да эштән өзмәскә мөмкинлек бирә.
ИНФРАСТРУКТУРА
Алда атап киткән объектлардагы эшләр–барысы да диярлек республика яки федераль программалар аша финанслана. Шул ук вакытта программадан һәм бюджеттан тыш акчаларга башкарыласы эшләрне дә атарга кирәктер. Болары–район башлыгы Равил Кузюровның республика аша шәхси юнәткән средстволарына башкарылачак. Район башлыгы сайлау алды программасында вәгъдә иткәнчә, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү өчен республикадан 50 миллион сум средство ала алган. Төзелеш бүлегендә әйтүләренчә, бу 70ләп йорт тирәсен тәртипләргә мөмкинлек бирәчәк. Район башлыгы кайгыртуы белән табылган 22,4 миллион сум акча шәһәр эчендәге юлларны төзекләндерүгә, 20 млн. сум акча район үзәк хастаханәсенең акушерлык пунктын ремонтлауга тотылачак. Гомумән, хастаханәнең байтак проблемалары хәл ителергә охшый быел. Болардан тыш, әле 30 миллионга поликлиникада ремонт үткәрүне дә Равил Әфраимович кайгырткан. 3,1 млн.га хастаханә лифтын яңарту “Кулай тирәлек” республика программасы нигезендә башкарылачак.
Инфраструктураны заманчалаштыру максатыннан урам утларын торгызуга 5 млн. сум акча каралган. Иске Чаллыда, Кизләү, Киекледә су үткәргеч линияләр сузу эшләре дәвам итәчәк. Быел әлеге зур эш Тумба һәм Яңа Әлмәт авылларында да башланачак, гомуми эшләр суммасы 13 млн. сум тәшкил итә.
Былтыр башланган өч мәктәп яны территорияләренә спорт мәйданчыклары ясау эше быел ишәеп тәмамланачак: алар белән бергә, шәһәрнең 1 мәктәбе, Көньяк-Көнбатыш һәм Төньяк микрорайонында да шундый мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Шәһәрнең үзәк стадионында да эш дәвам итәчәк.
Шәһәрнең яңа микрорайоннарында су, газ үткәрү өчен җирле бюджеттан 5 миллион сум акча бүленәчәк. Ике ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кайгыртуы белән “Татнефть” ААҖ авылларда су үткәрү өчен 5әр миллион сум акча бүлеп биреп килгән, быел да бу уңайдан саллы ярдәм булмый калмас, дип өметләнәләр төзүчеләр.
Күргәнегезчә, эш күләме аз түгел, һәм алар һәммәсе шәһәр һәм район халкы мәнфәгатен күздә тота.
– Эш киеренке булачак, район башлыгы Равил Кузюров эш барышын үзе контрольдә тота, һәр атнада төзүчеләр белән очрашып, проблемаларны белешә, сыйфатлы эшне төп таләп итеп куя,–диде Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты башлыгының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама.–Шунысы сөенечле: билгеләнгән бурычларның җитдилеген аңлаган һәм аны хәл итәрлек һөнәрмән эшче-көчебез бар, өзеклекләр тумас дип уйлыйм.
Ә безгә исә һәр үзгәрешкә шатланып, торгызганны саклап, шәһәр-йортыбыз үсешенә кечкенә генә булса да бизәк кертү турында уйланасы гына кала.
2014 елда капиталь ремонт ЭШЛӘРЕН башкарачак подряд оешмалары:
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз