Мамыкта ике балалы сыйныф ачылган

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Гыйнвардан Мамык гомумбелем бирү мәктәбендә яраклаштырылган программа буенча белем бирүче сыйныф эшли башлады. Бу мәктәпнең адаптирлаштырылган программа буенча укучылар өчен белем бирү эшчәнлеген алып баруга лицензия алуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Әлеге II сыйныфта ике бала укый, аларга белем бирүче педагог Людмила Ямзукова үзе дә узган ел Казанда махсус уку үтеп, олигофрен-педагог дигән белгечлек алган. Мәктәптә мөмкинлекләре чикле балаларга 9нчы сыйныфка кадәр  уку мөмкин булачак, моның өчен акрынлап югары сыйныф укытучыларына да өстәмә белем алырга туры киләчәк. Шунысын да әйтик: Мамык мәктәбе – районда мондый эшчәнлек алып баручы бердәнбер гомумбелем бирү мәктәбе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International