“Татнефть” Спартакиадасы Нурлатта старт алды

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә

Инде алтынчы ел рәттән “Татнефть” Спартакиадасы Нурлатта старт ала, һәм ул һәр елны өстәл теннисы ярышларыннан башлана. Быелгы ярышларга җәмгыятьнең идарәләреннән, структур подразделениеләреннән, бүлентекле предприятиеләреннән 37 команда вәкилләре көч сынашты. Спартакиаданы ачу тантанасында Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы дпутаты Илгиз Салихов, “Татнефть” ААҖнең профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Нефтьче-теннисчылар өч төркемгә бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәдә, күпчелек призлы урыннарны “Әлмәтнефть”, “Җәлилнефть”, “Ямашнефть” идарәләре, “Татнефть-АЗСцентр”, “ТатНИПИнефть”, ТГРУ, “ТМС-групп”, “ТНГ-групп” предприятиеләре вәкилләре алды.

Ә “Нурлатнефть” НГДУсы данын Николай Киргизов, Ризидә Ибраһимова һәм Андрей Королев якладылар. Алар иң зур һәм көчле – беренче төркемдә уйнадылар. Нәтиҗәдә, Андрей Королев – IV, Ризидә Ибраһимова – VII, Николай Киргизов XI урыннар алдылар. Команда зачетында исә “Нурлатнефть” сигезене булды.

“Татнефть” Спартакиадасы елы буе дәвам итәчәк, һәм нефтье-спортчыларның тагы тугыз төр буенча иң көчлеләрне ачыклыйсылары булачак әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International