“Дуслык” музейга бүләкләр тапшырды

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Редакциябезнең “Чыршыны бергәләшеп  бизик” Яңа ел конкурсына дип укучыларыбыз ясаган чыршы уенчыклары хәзер Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда сакланачак.
Район газетасы һәм музейның иҗади хезмәттәшлеге бүген экспонатларны кабул итү акты белән расланды. Яшь талантларның иҗат җимешләре алга таба музейның Яңа ел уенчыклары коллекциясендә урын алачак, шулай ук ел саен кышкы каникуллар чорында экскурсиягә һәм тематик чараларга килүчеләргә күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International