Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Грант иң яхшыларга бирелә
2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Районның 6 авыл хуҗалыгы белгече ел нәтиҗәләре буенча “2013нче елда ТРда иң яхшы агросәнәгать комплексы белгече” дигән исемгә лаек булып, 100әр мең сумлык Грантлар алды. Болар – “Нурлат сөте” ОООсы бухгалтеры Надежда Храмова, ветеринария табибы Сәлимҗан Хисмәтуллин, “Сөләйманов Ә.И” КФХсы баш инженеры Ринат Абдрахманов, “Агро-Развитие” ОООсы зоотехник-ветеринары Рөстәм Шәйхетдинов, экономист Елена Чернова һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Татьяна Даркина.
“Нурлат сөте” ОООсының баш ветеринария табибы Сәлимҗан Хисмәтуллинның авыл хуҗалыгында эш стажы 28 ел исәпләнә. Аның шактый өлешен Хафизов исемендәге хуҗалыкта эшләп үткәрсә, соңгы 6 елда “Нурлат сөте”ндә баш ветеринария табибы ул. Хуҗалык районда мөгезле эре терлекләр саны буенча районда иң зурысы исәпләнә, шуңа да ветеринария табибларына эшнең бетәсе юк, күрсәткечләр яхшы булсын өчен шактый тырышлык куярга туры килә. Ә быел республикада беренче тапкыр игълан ителгән әлеге конкурс таләпләре арасында еллык нәтиҗәләрнең уңай һәм динамикалы булуы төп күрсәткеч итеп алынган да. Әлбәттә, тармакта эш стажы, хезмәт колективында һәм районда тел-теш тигергесез репутация, яңа технологияләрне актив үзләштереп эшләү һәм башкалар да искә алынган.
- Дөресен генә әйткәндә, Грантка тәкъдим иткәч, җиңү яулармын дип уйламаган да идем, - ди ул. – Район башлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүләкләрен алгаласам да, республика күләмендә мондый зур бүләккә беренче тапкыр лаек булуым. Авыл хуҗалыгы белгечләренең хезмәтенә шундый зур игътибар бирүләре бик яхшы, әлбәттә, бу безнең һөнәрләрнең популярлыгын арттыруга зур этәргеч булырдыр дип уйлыйм.
Икенче бер Грант иясе – Надежда Храмова авыл хуҗалыгында 45 ел. “Татарстанның атказанган иткътисадчысы” дигән мактаулы исемгә ия. Надежда Ивановна авыл хуҗалыгында колхоз-совхозлар чорында эшли башлап, аннан соңгы үзгәртеп кору елларын да кичергән кеше.
- Ул чагында Синдряков исемендәге хуҗалыкта район гына түгел, республика күләмендәге семинарлар үткәрә, тәҗрибә уртаклаша торган идек. Беренчеләрдән булып учетның журнал-ордер формасын гамәлгә керттек, берничә тапкыр министрлык коллегиясендә дә чыгыш ясадым, кадрларны кабаттан әзерләү инситутында да лекцияләр укырга туры килде, - дип искә ала ул елларны. Бүгенге көннең заманча технологияләрен дә бер авырлыксыз үзләштергән. – Хәзер эш күләме бик зур, ә яңа компьютер программалары бар нәрсәне дә оператив һәм төгәл башкарырга ярдәм итә, - ди ул.
Ә авыл хуҗалыгында мондый программа, проектлар күбрәк булсын иде, дип саный ул.
- Авыл кешесенең хезмәте җиңел дип әйтеп булмый. Авыл җиренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен мондый Грантлар булу бик кирәк. Аннан эшеңне югары бәяләүләре алга таба да стимул бирә. Республика хөкүмәтенең нәкъ менә авыл кешесенең хезмәтенә игътибар юнәлтүе бик вакытлы һәм кирәкле эш, - дип үз фикерен белдерә тәҗрибәле бухгалтер-экономист.
Гомумән, районда Грантка ия булучыларның һәркайсы бу тармакка язмышларын бәйләгән кешеләр. Рөстәм Шәйхетдиновның хезмәт стажы 31 ел, ул “ТРның атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исемгә ия. Елена Чернова 23 ел гомерен бухгалтерлык хезмәтенә багышлаган, Ринат Абдрахманов та җирле хуҗалыкта 31 ел эшли. Татьяна Даркинаның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә эшкә килүенә дә 11 ел булган инде, ә тармакта гомуми стажы 23 ел исәпләнә. Әнә шулай, республика Грантына ия булучыларның һәркайсы әлеге зур бүләккә хезмәт һәм тырышлык тулы зур юл үтеп килгән.
Ә “Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” Грантына конкурс быел да дәвам иттерелә, һәм анда үз эшләренә бирелгән һәм уңай күрсәткечләргә лаек булган белгечләр катнаша алачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз