Дуңгызлар урынына – сыерлар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Районда узган елның көзеннән бирле 9 дуңгыз фермасы мөгезле эре терлекләр өчен үзгәртеп корылган.
Узган елның 1 октябреннән район хуҗалыкларында дуңгызчылыкның бетерелүе хакында язган идек инде. Моңа  дуңгыз итенә бәяләр төшеп, бу төр терлекне асрауның файдасы кимү дә, Африка чумасы таралу куркынычы да йогынты ясамый калмады. Ни дисәң дә, Нурлат районы республика чигендә урнашкан бит. Сәбәпләр нинди генә булмасын, районда хәзер дуңгызларны шәхси хуҗалыкларда гына асрыйлар. Ә дуңгыз фермаларын инде узган елның көзеннән мөгезле эре терлек асрауга үзгәртеп кора башладылар. Бүгенге көндә  биналарның күбесендә почык танаулар урынында сыер, үгез, бозаулар асрыйлар.
Заманында унар мең баш дуңгыз асрап, гөрләп эшләп торган  “Нурлатпродукт” ОООсының дуңгызчылык комплексы безне тулы тынлык  белән каршы алды. Узган елның 1 маена кадәр биредә 5000гә кадәр дуңгыз асралган булган. Октябрь башыннан инде комплекс тулысынча ябылган, биналар буш тора. Әмма бу вакытлыча гына икән, чөнки комплекс территориясендә “Нурлат сөте” ОООсы  Иске Чаллы бүлекчәсенең  җәйге лагере урнашачак. Моңа әзерлек эшләрен инде узган елда ук башлап җибәргәннәр. Тимердән коймалар ясалган, сыер саву урыннары булдырылып, җайланмалары урнаштырылган, яз җитү белән бирегә бүлекчәнең 550 баш сыерын китерәчәкләр.
– Иске Чаллыдагы җәйге лагерь искергән иде инде, Түбән Чаллыдагысы тирәсендә көтүлек җирләр азрак. Ә биредә территория дә зур, көтүлекләр дә янәшәдә генә, сыерлар өчен менә дигән урын, - ди бүлекчә зоотехнигы Рамил Сираҗетдинов.
Территориянең мөмкинлегеннән файдаланып, быел көздән барлык хуҗалыкка ел буена җитәрлек итеп яньчелгән бөртекне дә бирегә салганнар.
Алга таба комплекстагы тагы ике бинаны икешәр йөз баш сыер асрауга  дип үзгәртеп кору ниятләре дә юк түгел, мөмкинлекләр табылса, кош-корт, аерым алганда, күркәләр үстерү өчен җайлаштырырга да планлаштыралар. Һәрхәлдә, биналар буш тормас, дип ниятлиләр. Өстәвенә, хуҗалыкның Иске Чаллыдагы бушаган дуңгызчылык фермаларын үзгәртеп кору тәҗрибәләре бар инде. Әнә, кайчандыр 100 баш ана дуңгызга исәпләнгән  фермада 200 баш бозау асрала бүгенге көндә. 
- Биредә тулысы белән дуңгызлар өчен станоклар урнашкан иде. Җәен аларны алып, бозаулар өчен бүлемнәр бүлдек, транспортерлар көйләдек. Һәм менә  мөгезле эре терлек асрау өчен иркен, җайлы бинабыз булды, - ди зоотехник.
Биредәге тагы 4 ферманы шулай ук терлекләр симертү өчен җайлаштырганнар. Симертелгән терлекләрнең шактыен Яңа ел алдыннан гына сатканнар икән, хәзер алар урынына башкаларын китергәннәр. Гомумән, буш биналар булгач, бүлекчәдә баш санын арттыру мөмкинлеге барлыкка килгән. Моннан тыш, соңгы елларда гына да өч яңа ферма ачарга да өлгергәннәр әле. Димәк, киңәергә урын бар.  Ә терлекләр саны бүген үк  аз түгел – 1470 баш биредә. Савым сыерлар санын арттыруга зур игътибар бирәләр, сөткә бәяләр арту белән соңгы араларда нәкъ менә бу тармак табышлыга әйләнеп килә бит.
- Бүгенге көндә биредә 155 баш яшь тана бар. Алар хисабына бүлекчәнең көтүе 20–25 процентка яңарачак. Ә  бу яхшы күрсәткеч, - ди районның селекция-нәсел службасы начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшин.
Районның тагы бер – “ИРС” хуҗалыгында узган көздә шулай ук дуңгызчылыкны бетергәннәр иде. Биредә дә 35 баш ана дуңгызга исәпләнгән  фермага 6 айга кадәрге 70 баш бозауны керткәннәр. Икенче бер 150 баш дуңгызга исәпләнгән ферма савым сыерлар өчен реконструкцияләнгән, 70 баш сыер, 150 баш тана хәзер биредә.
- Вишневая Полянадагы терлекчелек фермаларыбыз искергән иде. Аларны акрынлап бирегә күчерәбез, - ди хуҗалык зоотехнигы Андрей Яллин. 
Әлбәттә,  дуңгыз фермасын мөгезле эре терлекләрнекенә үзгәртеп кору -  шулай ук чыгымлы эш. Әнә, транспортерлар урнаштыруга гына да күпме чыгым киткән, моннан тыш, бетон идәннәр ясау, сөтүткәргечләр урнаштыру, улаклар, су эчергечләр җайлау шулай ук шактый мәшәкатьле. Әмма чыгымнар тиздән үз-үзен акларга тиеш, дип исәплиләр.
Әнә шулай, районда  дуңгызчылык фермаларын буш тотмаска ниятлиләр. “Агро-Развитие”дә бу эш башланган инде, бушаган фермаларда шулай ук мөгезле эре терлекләр асраячаклар.
- Дуңгыз фермалары биналарын таратмыйча,  аларның барысын да  эре терлекләр, асылда савым сыерлар  өчен үзгәртеп коруны иң кулай вариант дип саныйбыз, чөнки нәкъ менә сөтчелек  табышлы тармакка әверелде, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин да.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International