“Факел”ның тәүге җиңүе

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Нурлатның “Факел” футбол командасы яңа елны җиңүдән башлап җибәрде. 
Ачык футбол лигасының чираттагы өченче турында нурлатлылар Казанның ИФК “Земля” командасын 7:3 исәбенә тар-мар иттеләр. Илдар Хәбибуллин, Марсель Вәлитов көндәшләре капкасына икешәр туп кертеп “дубль” ясауга ирештеләр, шулай ук  Әхмәт Әссаров, Илназ Фәйзуллин, Владимир Ягуткин берәр гол керттеләр. Шул рәвешле, “Факел” командасы өч турдан соң Лигада әлегә беренче унлыкта бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International