Нурлат Россия беренчелеге белән хушлашты

2014 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Бу этапны Казанның “Зилант” командасы отты. Ә Нурлатның өч очко туплаган “Ледогы” бары тик дүртенче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды. Нурлатның яшь хоккейчылары бер уенны отып, икесендә җиңелүгә дучар булдылар. Әмма шунысын да әйтик, яшь “ледоклы”лар Идел буендагы иң эреләрдән булган өч республика башкаласыннан (Татарстан, Мари Иле һәм Удмуртия) килгән көчле командаларга лаеклы каршылык күрсәтә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, әлеге турнир 2002 елгы яшь хоккейчылар арасында уздырылды. Ә беренчелекнең тәүге этабы Яңа Чабаксар шәһәрендә узган һәм аннан “Ледок” III урын алып кайткан иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International