Бәйрәмне ачуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсььләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина катнашып, нурлатлыларга район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын җиткерде һәм әлеге изге бәйрәмнең һәр йортка бары тик игелек һәм бәхет кенә алып килүен теләде.
Ә сәхнәдән яңгыраган күңелле музыка барлык нурлатлыларны бәйрәмгә чакырды, анда исә төрле костюмнарга киенгән мәдәният хезмәткәрләре халыкка киңкырлы программа тәкъдим итте. Алар халыкны бәйрәм белән котладылар, сәхнәдә Раштуа йолаларын чагылдырдылар, елның уңышлы килүен теләдер, килүчеләрне коймак, тәм-томнар белән сыйладылар һәм, әлбәттә инде, Чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырдылар. Сәхнәдән яңгыраган күңелле җырлар, биюләргә нурлатлылар да бик теләп кушылдылар. Бәйрәм барлык милләтләрне һәм конфессияләрне берләштерүче чара булып үтте.