Нурлат музее балалар өчен кызыклы каникуллар әзерли

2014 елның 5 гыйнвары, якшәмбе
Яңа ел каникуллары көнендә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музее шәһәрнең яшь гражданнары өчен бәйрәм сюрпризлары әзерли. 6 һәм 8 гыйнварда биредә “Яңа ел открыткасы” һәм “Чыршы уенчыгы тарихы” дигән тематик чаралар әзерләнә. Яңа ел бәйрәмнәре атрибутларының барлыкка килү тарихы турында файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирүдән тыш, музей хезмәткәрләре укучылар өчен конкурслар, тәкъдир итүләр һәм Яңа ел открыткалары, чыршы уенчыкларын төрле техникада әзерләү буенча мастер-класслар да бирәчәкләр. Әлбәттә, гадәттәгечә балалар өчен традицион экскурсияләр, мультфильмнар күрсәтү дә оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International