Дәүләт Советы депутаты Нурлат өлкәннәрен котлады

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Бүген, 31 декабрьдә Нурлат Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче 120 кешегә иганәчеләре -  ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов 50 мең сумлык яңа ел бүләге ясады.
Өлкәннәрне район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина аларга иң җылы теләкләр юллады.
Чара бәйрәм концерты, мул табыннар артында дәвам итте. Өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары алда да дәвам итчәк әле. Алда – Раштуа, Иске Яңа ел бәйрәмнәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International