Нурлат районының коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кадрлар үзгәреше булды.
«Нурлат җылылык челтәрләре» акционерлык җәмгыяте һәм «Промочистка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры итеп Мансур Шамил улы Сәхабетдинов билгеләнде. Бу хакта бүген Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчеләр белән атналык планеркада хәбәр итте.
Әлегә кадәр Мансур Шамилевич «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖнең «Аксубай» участогын җитәкләде.