Нурлатның Күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирү оештырылды.
Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гәрәева нурлатлыларны кабул итте.
Халык үзен кызыксындырган күп төрле юнәлеш буенча җаваплар алды:
торак-коммуналь, финанс, медицина һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү;
азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алу;
көнкүреш техникасы һәм кәрәзле телефоннар сатып алу;
дистанцион сәүдә.
Белгеч конкрет ситуацияләрдә ничек эш итәргә һәм сатучыга язма дәгъваны ничек дөрес төзергә икәнен аңлатты.
Килүчеләр өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау буенча тематик буклетлар урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы