2327нче сайлау участогында беренче тапкыр тавыш биргән студентлардан алып микрорайонның өлкән кешеләренә кадәр төрле буын вәкилләре сайлауда катнаша.
Нурлат районында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү дәвам итә. Бүген сайлау кампаниясенең өченче, йомгаклау көне бара. «Грани» мәдәни-ял үзәгендә урнашкан 2327нче сайлау участогында процесс, барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп, штатлы эш режимында уза.
Өлкән буын үрнәге
Биредә сайлаучыларның төп агымы - «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәсе чикләренә керүче микрорайоннарда яшәүчеләр. Нурлатлылар өч көн дәвамында актив тавыш бирделәр – өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә. Сәламәтлеге торышы яисә башка нигезле сәбәпләр аркасында шәхсән килә алмаган гражданнар өчен өйләренә барып тавыш бирү оештырылган. Процедураның легитимлыгын һәм үтә күренмәлелеген участокта өзлексез өч күзәтүче күзәтә.
Тавыш бирүнең беренче көннәрендә өлкәннәр генә түгел, руханилар, шулай ук район яшьләре дә активлык күрсәтте. Имам Габделхак хәзрәт Шәяхмәтов та 2327нче участокта сайлады.
Беренче тапкыр тавыш бирделәр
Яшь нурлатлыларның катнашуы - сайлауның аерым мизгеле булды, аларның күбесе өчен бу кампания беренче аңлы сәяси адым. Югары уку йортлары һәм техникумнар студентлары якыннары янында гражданлык бурычын үтәү өчен туган шәһәрләренә махсус кайткан.
Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр арасында – Казан федераль университеты студенты Рияз Вәлиуллин, академик С.П. Королев ис. Самара илкүләм тикшеренү университеты студенты Самат Гыйльфанов, Нурлат аграр техникумы студентлары Айдар Җамалетдинов һәм Самат Габбазов, КФУ студенты Динара Сафиуллина, Россия дәүләт гадел хөкем университетының беренче курс студенты Владислав Куклов һәм башкалар.
Яшьләрнең ил тормышында катнашуының әһәмиятен «Кормыш» ТИҮ җитәкчесе Роза Ханеня ассызыклады, ул бу көннәрдә участокта күзәтүче булып та эшли.
"Беренче тапкыр тавыш бирүче, яңа гына балигъ булган гражданнар үзләренең беренче бюллетеньнәрен ала. Алар өчен бу гражданлык бурычы гына түгел, ә олы тормышка шәхси адым – аңлы сәяси старт мизгеле», – дип билгеләде ул.
Участокта тавыш бирү дәвам итә, район халкының килергә һәм үз гражданлык позицияләрен белдерергә вакыты бар әле. Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.