Дәүләт Думасына сайлаулар: Нурлат районында өйдә ничек тавыш бирергә

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе

Бүген тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче көне уза, бу илебезнең, Республикабызның һәм районыбызның якын киләчәген билгеләячәк төп вакыйга.

Сайлаучылар бу юлы өч көн дәвамында – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә тавыш бирә алачак.

Нурлат районының барлык 56 сайлау участогы бу көннәрдә сәгать 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Участокларда сайлаучыларга үз гражданлык позицияләрен уңайлы һәм куркынычсыз белдерү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Әгәр дә сез сәламәтлегегез яки башка сәбәпләр аркасында бу көннәрдә участокка килә алмыйсыз икән, сезнең өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен 20 сентябрьдә 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча үз участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә кирәк.

Сайлау участогына бөтен гаиләсе белән килүчеләр  республика фотоконкурсында катнаша алачак. Анда катнашу өчен үз участогыңда фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә тиешле хэштеглар белән фотолар урнаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International