Чияле Алан авылында 2364нче сайлау комиссиясе әгъзалары гадәти режимда эшли - күп кенә өлкәннәр өйләрендә тавыш бирергә теләк белдергән.
Халык актив тавыш бирә, сайлаучылар арасында күтәренке кәеф хөкем сөрә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Афанасий Ивашкинның тол хатыны Ольга Семеновна Ивашкина, үз тавышын бирер өчен, участок сайлау комиссиясе әгъзаларын түземсезлек белән көтеп алган. Ул 1937 елгы — участокта теркәлгән 322 сайлаучы арасында иң өлкән сайлаучы.
Ольга Семеновна һәрвакыт заман белән бергә атлый: сәясәт белән кызыксына, илдәге вакыйгаларны күз алдында тота, үсеп килүче буынга чәчәк ату һәм тыныч киләчәк тели. Авыр тормыш сынауларына карамастан — аның оныгы махсус хәрби операция барышында һәлак була, - ул тормышка якты карашын саклый. Сайлау комиссиясе әгъзаларын ачык йөз белән каршы алды, озатканда барысына да тынычлык һәм яхшылык теләде.
2364нче сайлау участогы Чияле Алан һәм Абляскино торак пунктларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Монда килүчеләр саны югары, кешеләрнең кәефе бәйрәмчә. Моның ачык мисалы-участокка гармун тотып килгән Александр Семенович Шерников. Бию көйләре уйнады, җырлар җырлады һәм җыелганнарның кәефен күтәрде.
Нурлатлыларның өлкән буыны сайлауларда катнашып кына калмый, алар абруйлы, җылы һәм ихлас гражданлык позициясе белән тон бирә.