“Полиция Кыш Бабае” акциясенә нурлат эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Бүген Нурлатның Полиция Кыш Бабае – Россия МВДсының Нурлат районындагы балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлары авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләрдә булып, балаларны котладылар. Өч гаиләдәге 9 бала полиция Кыш Бабаен шатланып көтеп алган иде. Балалар кыш кунагына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап күрсәттеләр. 10 гыйнварьга кадәр барачак акция чорында полиция хезмәткәрләре 30лап гаиләдә булырга җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International