Нурлатның киләчәге, мәгълүмати технологияләр белән кулланучылары Республика турыннан iPad планшетлар белән кайттылар

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Шимбә көнне Казанның ИТ-паркында узган “ИТ-чемпион” Республика конкусында Нурлат укучылары ике номинациядә җиңү яулады.  “ТРда дәүләти һәм муниципаль Портал үсеше” иҗади номинациясендә Нурлат районының Урта Камышлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Татьяна Петрова һәм Егоркинода 11 сыйныф укучысы Артур Шерников I урын яуладылар. “Иң актив укучылар” номинациясендә дә нурлатлылар сынатмады. Иң күп баллар җыйган укучыларны - Яңа Әлмәттән Рәсил Хәмматовны, Елаурдан Илья Алексеевны һәм коррекцияләүче интернат – мәктәп укучысы Айдар Маняповны Республиканың премьер-министры Илдар Халиков үзе котлады.
Шунысын әйтергә кирәк, республика конкурсы 1 марттан старт алды һәм 3 этапта узды. Анда бездән 5297 укучы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International