Нурлат укучыларын Яңа ел белән Мәскәү артистлары котлады

2013 елның 27 декабре, җомга
Бүген “Ледок”  балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә узган район башлыгының чыршы бәйрәменә 2000 укучы чакырылган иде. Алар арасында район һәм шәһәрнең актив укучылары, спорт һәм төрле конкурслар җиңүчеләре, уку алдынгылары, коррекцияләүче интернат-мәктәп укучылары бар иде. Укучыларны киләчәк Яңа ел белән район башлыгы Равил Кузюров котлап, иң җылы теләкләрен җиткерде. Ә аннан боз аренасында чын тамаша башланды. Мәскәү шәһәреннән килгән “Калейдоскоп” боз балеты балаларны оригиналь биюләре, цирк номерлары белән шаккатырды.  Фигурачыларныңң чыгышы тамашы укучыларда бик зур тәэсирләр уятты.  Моннан тыш, чыршы бәйрәменә килгән һәр укучыга район башлыгы Равил Кузюровның татлы бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International