Шәһәр территорияләрендә чисталык һәм тәртип саклау-һәркемнең игътибарын, җаваплылыгын һәм катнашуын таләп итә торган даими эш ул.
"Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләре шәһәр территорияләрендә чисталык һәм тәртип урнаштыруын дәвам итә. Бу көннәрдә түбәндәге участокларда җыештыру эшләре башкарылды:
Дружба ур.
Алга ур .
Шашин паркы
Тимер юл янындагы сквер
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә территорияләр чистарак, тәртиплерәк һәм халык өчен уңайлырак була бара. Әмма шәһәрдәге тәртип җыештыручы эшчеләр хезмәтенә генә бәйле түгел. Һәркайсыбызның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл каравы, чисталык саклавы һәм шәһәр территорияләрен карап тоту белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең хезмәтен хөрмәт итүе мөһим. Чиста ишегалды, урам һәм җәмәгать киңлеге гади — һәр кешенең җаваплы мөнәсәбәтеннән башлана. Әйдәгез, шәһәребездә чисталыкны бергәләп саклыйк!