Ял көннәре - шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, якыннарың белән җыелып, шәһәр читендәге йортка китү өчен бик яхшы вакыт.
Күп кенә россиялеләр өчен традицион мунча — ял итү ысулы гына түгел, ә гасырлар дәвамында сыналган чын ритуал. Әмма каен себеркесенең хуш исе белән беррәттән җитди куркынычлар да бар: мунча — янгын куркынычы зур булган объект. Пар чыннан да «җиңел», ә ял тыныч булсын өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Мич-мунчаның нигезе, шул ук вакытта төп куркыныч чыганагы да
Рус мунчасында мич - янгын куркынычы булган корылма, һәм теләсә нинди саксызлык янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Янгыннар еш кына мичләрнең, морҗаларның, җилләткечләрнең тиешенчә урнаштырылмаган булуыннан килеп чыга. Кладкадагы ярыклар, җыелган корым, тыгылган төтен каналлары — болар барысы да бәла-казаның чыгу сәбәпләре.
Күңелсезлекләрне кисәтү өчен, түбәндәгеләрне эшләү кирәк:
• мичнең һәм морҗаларның төзеклеген даими тикшерергә;
• көллекләрне һәм төтен юлларын корымнан вакытында чистартырга;
• мичнең кирпеч һәм ташлары торышын күзәтеп торырга — ватык ташларны алыштырырга кирәк;
• утын ягар алдыннан төтен чыгаручы каналларда тарту көчен тикшерергә кирәк. Әгәр тарту көче булмаса, төтен чыгаргычны аз гына ягулык белән җылытырга, ә эффект булмаса — каналларны чистартырга кирәк.
Мичне кыздырырга ярамый һәм мич эченнән утлы күмер коелуын булдырмаска. Кабызу өчен сыек ягулык кулланмагыз-бу ялкын чыгарып җибәрү белән яный. Мунчадан чыкканда, ягулыкның янып бетүенә инаныгыз.
Электр куркынычсызлыгы: ток һәм дым - куркыныч кушылма
Югары дымлылык һәм температура шартларында мунчада электрүткәргечкә таләпләр аеруча кырыс. Дөрес булмаган монтаж янгынга гына түгел, электр тогы белән зарарлануга да китерергә мөмкин.
Электр куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре:
• җитәрлек озынлыктагы һәм янмый торган материаллардан икеләтә изоляцияле бакыр чыбыктан гына файдаланыгыз;
• үткәргечне агач корылмалар өстенә, ә янучы элементлар аша үткәндә — металл торбага салыгыз;
* пар бүлмәсендә ачык чыбык үткәрмәгез һәм аны мич өстеннән уздырмагыз;
• барлык сүндергечләрне һәм саклагыч җайланмаларны тамбурда яки киенү-чишенү бүлмәсендә урнаштырыгыз - аларны юыну һәм пар бүлмәсендә урнаштыру тыела;
• розеткалар, сүндергечләр һәм ачу тартмалары чәчрәүдән саклана торган булырга тиеш;
• герметик, дымга һәм югары температурага чыдам яктырткычларны сайлагыз;
• саклагыч сүндерү җайланмасын (УЗО) урнаштырырга һәм аның эшкә сәләтен айга бер мәртәбә тикшерергә киңәш ителә.
Фин сауналары үзенчәлекләре
Коры фин сауналары популярлыгы бүген традицион рус мунчаларыныкыннан ким түгел. Әмма аларны төзекләндерүгә таләпләр тагын да катгыйрак, чөнки һаваны җылыту өчен еш кына электр приборлары кулланыла. Саунаның пар бүлмәсендә максималь рөхсәт ителгән температура 110 °C тан артмаска тиеш. Пар бүлмәсендәге кабельләр югары температурага чыдый алырлык утка чыдам материал белән капланырга тиеш.
Исегездә тотыгыз: мунча, кагыйдә буларак, агачтан салына, ә эчке бүлмәләр җиңел янучан материаллардан эшләнә. Шуңа күрә, техник кагыйдәләрне үтәүдән тыш, теләсә нинди ачык ут чыганаклары белән эш иткәндә, шул исәптән тәмәке тартканда да, сак булырга кирәк.
Бу катлаулы булмаган, әмма тормыш өчен әһәмиятле кагыйдәләрне үтәп, сез озак еллар мунчагызда үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч астына куймыйча ял итә алырсыз. Парыгыз җиңел, ә ялыгыз куркынычсыз булсын!
73 ПЧның ПП ГПП ОП буенча инструкторы Ирина Сордионова