Равил Кузюров: “Хакимият һәркемне ишетергә һәм тыңлый белергә тиеш”

2013 елның 20 декабре, җомга
Бүген Нурлат муниципаль районы Советының XXXVII сессиясе көн тәртибенең үзәгенә Нурлат муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде.
Сессия быелның 15 декабрендә үткән Нурлат муниципаль районы үзидарә органнарына сайлаулар нәтиҗәсен игълан итүдән башланды. Аны район сайлау комиссиясе рәисе Гөлфия Нуруллина җиткерде.
Сессия әлегәчә Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында булган Равил Кузюровны, шәһәр советы депутаты итеп сайлану сәбәпле, үз теләге буенча, отставкага җибәрде. Район башлыгы постына кандидатураны  сессия эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
– Равил Кузюров кыска гына вакыт эчендә халык белән уртак тел таба белүен күрсәтте. Халык аның җаваплылыгын күрә, башкаларга карата да таләпчән булачагын аңлый. Ул сезнең белән бергә районның гади булмаган социаль-икътисадый бурычларын хәл итәргә сәләтле дип уйлыйм, – диде Фәрит Хәйруллович һәм 2013 елда тулаем республиканың социаль-икътисадый күрсәткечләренә дә тукталып алды. Район Советы депутаты Дамир Ишкинеев Равил Кузюровның кыска вакыт эчендә район белән танышып,барлык җитештерү предприятиеләре, социаль һәм аграр тармак  торышын ачыкларга, халык белән аралашырга өлгерүен, шәһәр проблемаларын хәл итүгә алынуын уңай яктан билгеләп үтте.
– Йорт ишегалларын төзекләндерү, парковка урыннары булдыру, шәһәр урамнарына ремонт, фермерлар проблемалары белән якыннан танышу, хастаханәдә, мәктәпләрдә булып проблемаларны өйрәнү аның эшлекле һәм сүзендә тора белгән кеше булуы турында сөйли, – диде ул. –Яшь,энергияле, инициативалы, бер сүз белән әйткәндә, яхшы район башлыгы булыр дип ышанам.
Әлеге фикерләрне район Советы депутаты Рамилә Әхмәтшина да куәтләде.  
 Шул рәвешле Нурлат муниципаль районы башлыгы итеп яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Равил Әфраим улы Кузюров сайланды. Равил Әфраимович закон буенча вазифаи ант кабул итте һәм җавап сүзендә үзенә зур ышаныч күрсәткән республика җитәкчеләренә, район сайлаучыларына һәм депутатларга рәхмәт белдерде.
–Киләчәк эшчәнлегемдә  мин халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, хакимият эшчәнлегендә ачыклыкка ирешү, халыкның хакимияткә ышанычын арттыру кебек бурычлар куйдым. Аларны тормышка ашыруда социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, инфраструктураны үстерү, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру кебек чаралар комплексы эшкә җигеләчәк. Биредә мин Сезнең белән аңлашып эшләвебезгә, һәр җитәкченең, район активистының һөнәрмәнлегенә, инициативалылыгына, халык мәнфәгате хакына хезмәт куярга әзерлегенә исәп тотам. Хакимият халыкны тыңларга һәм ишетергә тиеш дип саныйм, – диде ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп һәм халык ышанычын аклар өчен бар көчен куячагына ышандырды.
Сессиядә Нурлат муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын биләүгә конкурс игълан ителде. Әлегә башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роберт Газизуллин алып барачак, дип хәл ителде.
Сессиядән соң Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларына кыска интервью бирде.
– Депутатлар бердәм тавыш биреп Равил Кузюровка зур ышаныч күрсәттеләр. Нурлат районының потенциалы зур, әле ачылмаган мөмкинлекләр байтак. Аңлашып, бердәм эшләп, республика ярдәме белән барлык тармакларда күп уңышларга ирешеп буласына шик юк, – диде Фәрит Хәйруллович һәм нурлатлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, матур теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International