Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
“Ледок” җиңел юл эзләми
2013 елның 13 декабре, җомга
Нурлатның “Ледок” командасы Боз сараенда узган мәртәбәле “Кышкы старт” хоккей турнирында төп Кубокны отты.
Турнир, чыннан да, Россия дәрәҗәсендәге статуслы иде. Өч көн барган “Кышкы старт”та нурлатлылардан тыш, ЦСК ВВС (Самара), “Волгарь” (Тольятти), “Сокол” (Яңа Чабаксар), “Кристалл” (Саратов өлкәсе, Балаково шәһәре) һәм “Вятка” (Киров) командалары көч сынашты. 2002–2003 елгы үсмерләрдән торган әлеге командаларның барысы да, быелдан исә “Ледок” та, Россия беренчелегендә чыгыш ясыйлар. Шуңа бу турнирны оту аерата мәртәбәле саналды.
– Бүгенге көндә үз казаныбызда кайнап кына әлләни югары үрләргә ирешеп булмый, – ди Боз сарае директоры Марсель Садыйков. – Шуңа, ераграк булса да, җае чыккан саен дәрәҗәле бәйгеләргә йөрергә тырышабыз. Менә быел үзебездә дә Россия беренчелегендәге иң көчлеләрдән саналган командаларны чакырып, көч сынашмакчы булдык.
Боз сарае җитәкчелегенең мондый сәясәте нәтиҗәсен дә бирә тора: хәзер “Ледок” командасын Мәскәү, Санкт-Петербургта, хәтта Ханты-Мансийск автоном округында да беләләр. Шулай да “Кышкы старт” турниры “Ледок”ка җиңел бирелмәде. Дөрес, нурлатлылар старт уенында “Вятка”ны җиңелдән генә ота алдылар анысы. Ә “Волгарь”га каршы матчта чын ир-егетләрчә көчле характер күрсәттеләр һәм 0:3 исәбенә оттырып барган җирдән, матчны 5:3кә үз файдаларына төгәлләп, фантастик җиңүгә ирештеләр. Ә инде ЦСК ВВСка каршы өченче матчта уен тәмамланырга ике минут калганда, хуҗалар хәлиткеч гол керттереп, җиңелүгә дучар булдылар. Хәзер инде призерлар арасына эләгү өчен генә дә калган ике уенны да отарга кирәк иде. Тренерлары Александр Елагинның сүзләре үтемле булгандырмы, соңгы араларда чит командаларга болай да чамадан тыш “кунакчыллык” күрсәтеп торучы яшь хоккейчыларыбызның үзләренең дә кыйммәтле трофейны читкә озатасылары килмәгәндерме – ни генә булмасын, “Ледок” “Сокол”ны да отты, турнирда бер генә җиңелү ачысы да татымаган “Кристалл”ны да 9:3 исәбенә тар-мар итте. Әмма мондый батырлыклар да төп Кубокны гарантияләми иде әле. Гомумән, турнирга хәлиткеч нокта “Сокол” белән ЦСК ВВС арасында узучы соңгы матчта гына куелды. Алай гына да түгел, бәйгенең ахыр нәтиҗәләренә бәйле интрига соңгы секундларга кадәр сакланды. ЦСК ВВСка Кубокны оту өчен бары тик төп вакытта җиңү кирәк булса, “Ледок”ка чемпион калыр өчен “Сокол”ның отуы яисә төп вакытның тигез исәпкә тәмамлануы кулай иде. Тулаем “Кышкы старт” турнирына хас булган фантастик борылышлар соңгы матчта да дәвам итте: уен буена отып барган самаралылар, инде үзләрен алтынсу Кубок күтәргәндәй хис иткән бер мизгелдә, “Сокол” исәпне тигезләп тә куйды. Дөрес, буллитлар буенча “очучылар” җиңде, әмма “Ледок”ның чемпион калуына бу хәл берничек тә комачаулый алмый иде инде. Моннан тыш, “Ледок” уенчылары Раил Кәбиров – турнирның иң яхшы бомбардиры, ә Александр Шпаров иң яхшы капкачысы дип табылды.
– Быелгы сезонда бу – иң зур җиңүебез. Һәм бу трофейны үз җанатарларыбыз каршында яулавыбыз икеләтә сөенечле, – дип шатлыкларын уртаклашты “Ледок” тренеры Александр Елагин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз