Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2026 елның 6 апрелендә төнлә һәм көндез тизлеге 15-18 м/с ка җиткән көчле җил көтелә, урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Нурлат районы Бердәм дежур – диспетчерлык хезмәте тәкъдим итә: урамнардан һәм юллардан йөргәндә сак булыгыз. Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны караучысыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез.