Нурлатта озын гомерлелек үзәгенең “көмеш волонтерлар”ы оныклары белән бергәләп экскурсиядә булды

2026 елның 4 апреле, шимбә

«Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге» коммерцияле булмаган оешмасына йөрүче “көмеш волонтерлар” Нурлат Халыклар Дуслыгы Йортында булды.

"Бирегә оныкларыбыз белән бергә килдек. Бай программа һәм җылы атмосфера чараны һәркем өчен истә калырлык итте", - дип уртаклашты үзәк җитәкчесе Анжела Закирова.

Экскурсияне Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева үткәрде. "Ул безгә Нурлат районының диаспоралары урнашкан кабинетларны күрсәтте, күпмилләтле районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Без шулай ук экскурсия барышында төрле милләт халкының гореф - гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныштык, көнкүреш әйберләрен, традицион костюм элементларын күрдек, төрле халыкларның үз традицияләрен ничек саклавын белдек, милләт вәкилләре арасында үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек турында кызыклы тарихлар ишеттек», - дип уртаклашты озын гомер үзәге җитәкчесе.

Биредә көмеш чор волонтерлары «Хәрби туганлык» музеенда да булдылар, анда казу эшләре вакытында табылган Бөек Ватан сугышы чоры әйберләре һәм музейга СВО сугышчылары тапшырган экспонатлар күргәзмәсе белән таныштылар.   Волонтерларның оныклары экспонатларны кызыксынып карады, сораулар бирделәр һәм туган районыбызда мәдәниятләр күптөрлелеге турында яңалыклар белделәр. Өлкән буын өчен бу үз традицияләрен искә төшерү һәм яшьләр белән белемнәрен уртаклашу мөмкинлеге булды.

Анжела Закирова әйтүенчә, патриотик хезмәт белән танышу, «Форпост» үзәге директоры Илгиз Сәйфуллинның «Хәрби туганлык» эшчәнлеге турында сөйләве тирән тәэсир калдырды.

"Ул эзләү отряды эшенә җентекләп тукталды. Отряд даими рәвештә Бөек Ватан сугышы барган урыннарга Волгоград өлкәсенә экспедицияләр оештыра. Эзләүдә катнашучыларның төп максаты – сугышта катнашкан һәм ятып калган һәр яктышыбызның калдыкларын табу һәм аны лаеклы җирләүне тәэмин итү. Илгиз Риязович отрядның эш этаплары белән уртаклашты - сугыш урыннарында казу эшләре үткәрү, һәлак булганнарның шәхесен ачыклау өчен шәхси әйберләр һәм медальоннар эзләү, мәгълүматларны раслау өчен архивлар белән хезмәттәшлек итү, тантаналы күмү урыннарын оештыру һәм сугышчыларның гаиләләренә мәгълүмат тапшыру», - дип сөйләде Анжела Закирова.

Бу мөһим миссия тарихи хәтерне сакларга һәм Ватанны саклаган геройларга хөрмәт күрсәтергә ярдәм итә.

“Чарада шулай ук волонтерлар - иҗтимагый совет әгъзалары: Айрат Риф улы Гәрәев, Мәдинә Марс кызы Касыймова катнашты", - дип уртаклашты Иҗтимагый Совет әгъзасы Анжела Закирова. Экскурсия чәй эчү белән тәмамланды.

Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге, аның җитәкчесе хәбәр иткәнчә, өлкән буын һәм яшьләрнең аралашуы, белем алу һәм уртак ялы өчен яңа мөмкинлекләр булдыру өчен мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International