Нурлатта билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге уза

2026 елның 4 апреле, шимбә

«Тулпар» Спорт Сарае республиканың спорт тормышы үзәгенә әверелде.

Биредә Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышланган 2012-2014 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика Беренчелеге ярышларын ачу тантанасы булды.

Үткәрү урынын сайлау очраклы түгел. Габбас Гыйматдинов озак еллар партия райкомының беренче секретаре булып эшләп районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның хөрмәтенә уздырылган ярышларның әлеге спорт төрен яратучыларны берләштерүче күркәм традициягә әверелде инде.

«Тулпар»ның ике көрәш келәменә республиканың 16 районыннан 170тән артык яшь спортчы чыгачак. Турнир хуҗалары булган Нурлат районыннан 20ләп көрәшче катнаша. Балалар тәҗрибәле остазлар Расих Сәмигуллин, Рәмис Гозәеров, Илшат Әһлиуллин һәм Рафаэль Билданов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Ачылу тантанасы мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Спортчыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе президенты Расих Габдрахманов сәламләде.

Бүләкләү тантанасы кысаларында Расих Габдрахманов Татарстанда билбау көрәшен популярлаштыруга һәм алга җибәрүгә керткән зур өлешләре өчен Дамир Ишкинеевка, җирле федерация җитәкчесе Илнур Сәлаховка һ.б. мактаулы дипломнар тапшырды.

Ярыш марафоны ике көн дәвам итәчәк. Бүген һәм иртәгә чирекфинал, ярымфинал һәм финал көрәшләре узачак. Беренчелеккә ярыш җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International