Бүген янгын сүндерү сигнализациясее кую киңәш кенә түгел, куркынычсызлыкның мәҗбүри таләбе дә булып тора.
Аның белән административ, көнкүреш, склад һәм җитештерү биналарын җиһазландыралар. Хәтта торак яңа төзелешләрдә дә һәр фатир закон буенча автоном төтен хәбәр биргечләр белән җиһазландырылырга тиеш.
Әмма тәҗрибә шуны күрсәтә: күп кенә яңа йортка күчүчеләр матур интерьер артыннан куып яисә тарттырылма түшәмнәрне монтажлаганда бу җайланмаларны алып куялар. Кемдер алар дизайнны боза, кемдер-алар артык һәм комачаулый гына, дип саный. Бу куркыныч ялгышу.
Ни өчен сигнализацияне игътибарсыз калдырырга ярамый?
73нче янгын сүндерү - коткару бүлеге (73нче янгын сүндерү бүлеге) хезмәткәрләре кисәтеп куялар: өйдә төтен турында төзек хәбәр биргеч булмау - ул ут белән уенга тиң. Статистика аяныч: янгын сүндерүчеләр килгәнче нәкъ менә шушы приборлардан килгән тавыш сигналы кешеләрне һәм милекне саклап кала.
Практикадан реаль очрак:
Күптән түгел генә өлкән яшьтәге хатын-кыз, электр җиһазын кабызып, беразга гына фатирдан чыгып киткән. Шул арада кыска ялганыш килеп чыккан һәм ут капкан. Хуҗа хатын үзе берни дә ишетмәгән һәм төтенне күрмәгән, ләкин фатирда автоном янгын хәбәр биргеч эшли башлаган. Ачы тавышны күршесендәге хатын ишеткән, каушап калмыйча шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакырган. Тиз арада килеп җиткән расчет янгын пенсионер хатын-кызның торагын һәм бөтен җыйган малын юк иткәнче утны сүндерергә өлгерә.
Күз алдына китерегез, әгәр хәбәр биргеч "матурлык булмаганга" алып куелган булса? Нәтиҗәсе фаҗигале булуы да мөмкин иде: юккан чыккан фатир, юк ителгән мөлкәт һәм кеше корбаннары да булуы ихтимал.
Төп нәтиҗә:
Хөрмәтле нурлатлылар! Башкаларның хаталарын кабатламагыз. Сезнең янгын хәбәр биргеч куелганмы, батареясы бетмәгәнме, тузан җыелмаганмы икәнен тикшерегез. Төзек сигнализация - ул инспекторларның теләге һәм алып ташларга мөмкин булган декор элементы түгел. Бу сезнең шәхси саклаучыгыз, ул тәүлегенә 24 сәгать эшли. Ул бу бәла-казаны сездән алдарак сизәр һәм сез йоклаганда яки икенче бүлмәдә булганда тавыш бирер.
Үзегезне, якыннарыгызны һәм торак-мөлкатегезне саклагыз. Сезнең йортта янгын сүндерү сигнализациясе булсын, әмма беркайчан да төтен-ут чыкмасын.
73нче ПЧ инструкторы Әхәтова Таңсылу