Яңа Уставлар буенча яшәячәкбез

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген шәһәр Советының XXVII һәм район Советының XXXVI сессияләре булды
Нурлат шәһәре Советы рәисе вазифаларын башкаручы Юрий Терентьев җитәкләгән шәһәр Советы сессиясендә төп мәсьәләләрнең берсе Нурлатның 2014 елга һәм 2015-2016 елларның пландагы чорына бюджетын раслау иде. Биредә доклад белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлфия Нуруллина чыкты.
Докладчыны тыңлаганнан соң, районның контроль-хисап палатасы рәисе Рәмис Шәйхетдинов бюджет средстволарын максаттан тыш куллану ачыкланмаганлыгын әйтте.
– Тагы зуррак социаль һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү өчен районның контроль-хисап палатасы чираттагы финанс елында бюджетның үтәлешенә дә, бюджет средстволарын куллануның нәтиҗәлелегенә дә контроль алып барачак, – диде Рәмис Шәйхетдинов.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – шәһәр Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советының баш белгеч-юристы Александр Ханеня мәгълүмат җиткерде. Район һәм шәһәр Советларының алдагы утырышларында һәм җәмәгать тыңлауларында ул муниципаль берәмлекләрнең Уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүнең тәртибе, бу процедура турында сөйләгән иде инде.
– Раслау турында карар кабул иткәннән соң, Устав кабул итү көненнән 15 көн эчендә дәүләт теркәвенә җибәрелергә тиеш, - диде ул һәм шәһәр Уставына үзгәрешләр, өстәмәләр кертүнең максатчан һәм вакытлы икәнлеген бил-
геләп үтте.
Фикер алышуга куелган ике мәсьәлә буенча да карарлар асылда бертавыштан кабул ителде.
Советының XXXVI сессиясе бүләкләүләрдән башланды. Сессия эшенә җитәкчелек иткән Нурлат муниципаль районы Советы рәисе урынбасары  вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова кайбер белгечләргә, шәһәр-район предприятиеләре җитәкчеләренә Федераль дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Нурлат район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Сессиянең көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылган иде. Районның 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы пландагы чорына бюджеты турында Гөлфия Нуруллина мәгълүмат бирде. Контроль-хисап палатасы рәисе Рәмис Шәйхетдинов төрле дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керем һәм чыгымнар чиге принцибының таләпләре үтәлгәнлеген әйтте. Район бюджетына салым һәм салымнан булмаган керемнәр һәм җыемнар күчерү нормативларына дәгъвалар юк. Сессия барышында докладчыга сораулар да булды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов ни өчен быел 4нче мәктәпнең хуҗалык чыгымнарына  средстволар 2012 елга караганда 3,3  тапкырга азрак бирелгәнлеге белән кызыксынды. Флюра Ногманова мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысовка  моны ачыкларга һәм бу мәсьәлә буенча тулы анализ китерергә тәкъдим итте.
Сессиядә шулай ук Нурлат муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе дә каралды. Бу уңайдан карар асылда бертавыштан кабул ителде.
Район сессиясе  район Советының “Нурлат муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясен оештыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә уңаеннан фикер алышу белән тәмамланды. Район Советы комиссия рәисе итеп Габделгазиз Юнысовны раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International