Язгы каникулларны имин уздыру: төп куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле әниләр һәм әтиләр! Менә күптән көтелгән язгы чор, аның белән бергә каникуллар да килеп җитте.

Балаларыгызның буш вакытлары мавыктыргыч кына түгел, куркынычсыз да узсын өчен, без сезнең өчен төп кагыйдәләрне әзерләдек. Исегездә тотыгыз: нәкъ менә сез - балагызның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен төп гарант.

Куркынычсызлыкны саклау турында:

 

Геолокация мөһим. Балагызның кайда һәм кем белән булуын һәрвакыт белегез. Аның маршрутларын һәм булу урыннарын контрольдә тотыгыз.

Мәшгульлек. Балада шикле маҗаралар эзләргә теләк тумасын өчен, аның буш вакытын алдан уйлап куегыз.

 

Куркынычсыз аралашу. Ышанычлы атмосфера тудырыгыз: бала сезгә вакыйга турында сөйләргә курыкмаска тиеш. Кайбер серләрне, хәтта сүз бирсәң дә, сакларга ярамый, дип аңлатыгыз.

Ят кешеләр белән аралашу тыела. Таныш булмаган кешеләр белән аралашуны һәм алар белән автомобильгә утырып китәргә ярамавын катгый тыярга.

Комендант сәгате турындагы закон. Исегезгә төшерәбез: 22:00 дән 06:00га кадәр балаларга урамга олылардан башка үзләренә генә чыгу тыела. Бу кагыйдәне бозу административ җаваплылыкка китерә.

Юл һәм транспорт. Балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлагыз. Аларны юлда һәм җәмәгать транспортында игътибарлы булырга өйрәтегез.

Куркынычсызлык техникасын үтәү. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, электр приборлары, шулай ук кисә торган һәм тиз янучан предметлар белән сак эш итү турында фикер алышыгыз.

Юка боз. Язгы ташу вакытында балаларны юка бозга чыгу куркынычы турында кисәтү аеруча мөһим.

Транспорт чаралары. Яшь чикләүләрен исегездә тотыгыз: автомагистральләрдә велосипед белән 14 яшьтән, скутер (мопед) белән 16 яшьтән генә идарә итәргә рөхсәт ителә.

Цифрлы дозор. Экран алдында эшләү вакытын күзәтегез. 7-12 яшьлек балалар өчен компьютерда өзлексез эшләү 20 минуттан, өлкән яшьтәгеләр өчен 30 минуттан артмаска тиеш.

Кече дусларыбыз. Хайваннар белән уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.

Каникул чорында балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык бары тик сезнең өстә генә икәнен исегездән чыгармагыз, хөрмәтле ата-аналар. Уяу булыгыз, шул чагында язгы көннәр сезнең гаиләгезгә шатлык һәм якты тәэсирләр генә бүләк итәр!

Сезгә - ныклы сәламәтлек, ә балаларга  бай, актив һәм күңелле каникуллар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International