Нурлатта хоккей тартмачыклары үз эшен башлый

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Бу шимбәдән район мәктәпләре янындагы хоккей мәйданчыклары эшли башлаячак. Бу хакта район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Габделгазиз Юнысов хәбәр итте.
- Хоккей мәйданчыклары әзер. Бу шимбәдән алар тимераякта шуарга яратучыларны кабул итә дә башлаячаклар, - диде Габделгазиз Юнысов. – Нигездә район мәктәпләренең барысының үз хоккей тартмачыгы бар.  Бозны һәр мәктәп җитәкчелеге өч тапкыр су сибеп ясады. Хоккей мәйданчыклары укучылардан тыш, халыкка да хезмәт күрсәтәчәк. Алар тәүлек әйләнәсе ачык. Ә кардан арындырып, чистартып торуны елдагыча мәктәпләр үзләре алып барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International