Галия Мөхтәсимова шахмат буенча икенче тапкыр район чемпионы булды

2026 елның 29 марты, якшәмбе

Нурлатта хатын-кызлар арасында шахмат буенча икенче чемпионат җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Мирас» яшьләр-яшүсмерләр клубында хатын-кызлар арасында шахмат буенча Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районының 2нче чемпионаты призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

«Алтын» медаль, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Мактау грамотасы һәм 14 мөмкинлектән 12 очко җыеп, икенче тапкыр рәттән чемпион исемен Галия Мөхтәсимова яулады.

«Көмеш» бүләккә Анастасия Глухарева ия булды, ул 14 очкодан 11,5 очко күрсәтте. Өченче урынны яшь шахматчы, гимназиянең 7 сыйныф укучысы Аида Габделганиева яулады, ул ярышларны 14 баллдан 11 балл белән тәмамлады.

Хатын-кызлар арасында шахмат буенча Чемпионат берничә ай дәвам итте. Турнир таблицасындагы һәр позиция өчен каты көрәш барды. Катнашучылар дебют схемаларына ия булуларын гына түгел, һәвәскәр турнирлар өчен сирәк очрый торган җиңүгә омтылышларын да күрсәтте.

Яшь шахматчы кызларның уены аеруча мактауга лаек, алар тәҗрибәле шахматчылар белән беррәттән тактик һәм комбинацион алымнарны югары дәрәҗәдә белүләрен, тактадагы хәлне дөрес күрүләрен күрсәтте. Болар- апалы -сеңелле Самира һәм София Айсиналар, София Ухванова һәм Чулпан Касыймова. "Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез. Шахматның киләчәге үсеп килүче буында дип ышанып әйтергә була», — дип ассызыклады шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International