Нурлатта геройларның әти-әниләре, хатыннары, балалары өчен фотосессия уза

2026 елның 28 марты, шимбә

Әлеге проект махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның иң якыннары өчен фотосессия оештыруны күздә тота. Ул бүген шәһәрнең Мәдәният Сараенда уза.

«Офицерлар хатыннары берлеге» төбәкара оешмасы активисты Эльвира Үзбәкова әйтүенчә, хәрби офицерның хатыны, күп балалы әни, әлеге проектны Оксана Бородина 2022 елда махсус хәрби операция башлангач башлап җибәргән.

Әлеге проект белән аны оештыручылар Республика районнарына чыгалар. Проект активистлары сүзләренчә, аның максаты – махсус операциядә катнашучылар һәм һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына, әниләренә ярдәм итү, шулай ук ул геройларның исемнәрен, йөзләрен, батырлыкларын мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.

«Бу фотолар республика, федераль мәйданчыкларга куелачак, шулай ук һәр Геройның гаилә архивында сакланачак", – диделәр оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International