Районда санитар чисталык буенча 1 апрельдән 31 майга кадәр икеайлык башлана

2026 елның 28 марты, шимбә

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр районда торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык узачак.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары боерыгы белән предприятиеләргә, оешмаларга, авыл җирлекләренә бу чорда беркетелгән урамнарны һәм территорияләрне даими рәвештә санитар чистарту тәкъдим ителде.

Икеайлык барышында калдыкларны рөхсәтсез ташлау урыннарын бетерү мәсьәләләренә дә аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International