«Нурлат йолдызлыгы» берләшмәсе оештырган «Буыннар турниры»н үткәрде: Нурлатта хоккей гаиләләрне берләштерде

2026 елның 28 марты, шимбә

«Ледок» боз аренасында спорт һәм гаилә кыйммәтләренең аерылгысыз булуын күрсәтеп әтиләр һәм балалар очрашты. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Гранты җиңүчесе «Гаилә учагы» проекты кысаларында узды.

Нурлатта «Гаилә учагы» масштаблы социаль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, ул 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе Гранты җиңүчесе булды. «Нурлат йолдызлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы проектның партнеры «Ледок» хоккей буенча спорт мәктәбе белән берлектә мавыктыргыч очрашу оештырды.

Кичә «Ледок» боз спорт сараенда чын спорт, дуслык һәм ныклы гаилә бәйләнешләре бәйрәме башланды. «Буыннар турниры» бер мәйданчыкта спорт мәктәбенең 2015 елда туган укучылар һәм аларның әтиләре командасын җыйды. Чараның төп максаты спорт казанышлары кысаларыннан бик еракка чыкты: оештыручылар хоккейның уен гына түгел, ә бер — берсенә якынаюның, өлкән һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуның менә дигән ысулы икәнен күрсәтергә тырышты.

Турнирны ачу һәм ябу тантанасы мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Катнашучыларга һәм җанатарларга Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Николай Липатов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәүтдинова, проект җитәкчесе Резеда Гиняева, шулай ук спорт мәктәбе директоры Александр Елагин мөрәҗәгать итте. Николай Пантелеймонович катнашучыларга район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән җылы теләкләрен җиткерде. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм спортны үстерү буенча актив эшчәнлекләре өчен ул спорт мәктәбе коллективына Рәхмәт хатын тапшырды. Резеда Акрамовна да «Ледок» спорт мәктәбе коллективына ышанычлы партнерлык һәм «Гаилә учагы» проектын тормышка ашыруга керткән өлешләре өчен диплом тапшырды.

Бозда спорт көрәше киеренке һәм мавыктыргыч булды. Матч алмашынучан уңыш белән үтте: исәп йә тәҗрибәле әтиләр файдасына, йә яшь хоккейчылар файдасына алмашынып торды. Төп вакыт азагына әтиләр алга чыкты, әмма балалар чын характер һәм сугышчан рух күрсәтте. Алар исәпне тигезли алдылар-6:6, ә матчтан соңгы буллитлар сериясен йомгаклап җиңү яуладылар. Җиңүче Команда лаеклы кубок алды, балалар һәм әтиләр командалары «Нурлат йолдызлыгы» дипломнары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Эльмира Магинаның туган көне белән котлавы бүләкләү тантанасының аеруча дулкынландыргыч мизгеле булды. Хоккей клубының тугрылыклы җанатары буларак, ул берьюлы ике якын кешесенә-Павелның хатыны һәм улы Артемга ярдәм итәргә килгән. Эльмира улы катнашында бер генә матчны да калдырмый, һәм бу юлы аның спортка һәм гаиләгә тугрылыгы игътибарсыз калмаган. Гаилә традицияләренә актив ярдәм иткәне һәм тугрылыгы өчен рәхмәт йөзеннән аңа матур чәчәк бәйләме тапшырылуы боз аренасында чын гаилә тантанасы атмосферасын тудырды.

Тулаем алганда, бәйрәм боз мәйданчыгы белән генә чикләнмәде: командалар өчен әниләр, апалар, абыйлар һәм әбиләр актив һәм эмоциональ җанаттылар, ярышларны чын гаилә бәйрәменә әйләндерделәр. «Буыннар турниры» — «Гаилә учагы» проектының гаилә кыйммәтләрен ныгытырга, гаилә мөнәсәбәтләре мәдәниятен үстерергә һәм аңлы ата-ана булуның әһәмиятен арттырырга ярдәм итүенең ачык мисалы.

 

Исегезгә төшерәбез, проект узган елның декабрендә старт алды. Шул вакыт эчендә проект җитәкчесе Резеда Гиняева җитәкчелегендәге команда Нурлат шәһәре ЗАГСы каршында Яшь гаилә клубын ачты. Инициатива кысаларында психологлар белән түгәрәк өстәлләр, «Авторадио — Нурлат»та радиотапшырулар, шулай ук яшьләргә аралашу күнекмәләрен яхшыртырга һәм сәламәт мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә торган спорт һәм мәдәни чаралар уздырыла.

Проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Якын арада яшь гаилә клубын һәм районның барлык актив халкын яңа вакыйгалар көтә. Планнарда - спорт паркында ГТО нормативларын тапшыру, гаилә аллеясына нигез салу һәм Нурлатта гаиләләрне берләштерүгә һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән башка бик күп чаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International