“Нурсан” иң яхшылар исемлегенә керде

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
“Нурсан” санаторий-профилакторие  “Россиянең, Татарстанның иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр–2013” конкурсында катнашып, икенче ел рәттән санатор-сәламәтләндерү хезмәте күрсәтүдә бик яхшы эшләве өчен Татарстан буенча  лауреат һәм Россия күләмендә дипломант исемен яулады. Киләсе елда алар республика җиңүчеләре буларак конкурсның Россия турына тәкъдим ителәчәкләр.
– Бу безнең коллективның үз тармагыбызда эшне югары профессиональ дәрәҗәдә оештыра алуыбыз,  күпкырлы сәламәтләндерү-дәвалау алып бару өчен бер дигән базабыз булуы турында сөйли. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү бәяләре дә халык өчен кулай,– ди “Нурсан” директоры Азат Юнысов.– Ә җиңүебез исә көндәшлеккә сәләтле  буларак безгә региональ конкурсларга тендер үткәргәндә дә нык булышлык итә.
Алар әлеге җиңүнең әҗерен күрергә дә өлгергәннәр инде: Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү буенча кабаттан үткәрелгән конкурста тендерны кабат алар яулаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International