“Факел” башлады

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Нурлатның “Факел” командасы Республиканың Ачык футбол лигасында беренче уенын уздырды.
“Факел”ның Лигадагы тәүге матчы Казанның “ПАК” командасы белән булды. Безнекеләр 1:3 исәбенә оттырырга мәҗбүр булсалар да, “беренче коймак” һич тә төерле булмады. Хәтта исәпне дә беренче булып “Факел” ачты: әлеге тупны матчның унсигезенче минутында ук Илдар Хәбибуллин кертте. “ПАК” исәпне пенальти буенча тигезли алды, әлбәттә, бу “Факел”ның уенын бераз какшатты һәм нурлатлылар капкасына тагы ике гол керде. Шулай да футболчыларыбызның борыннары салынмады: бу беренче чирканчык алу иде, иң мөһиме көчле командаларга каршы тора алуыбызда ышаныч артты, диләр алар. Ә “Факел”ның чираттагы уены бу шимбәдә башкаланың “Дентро” командасы белән булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International