Нурлат педагогларын Мәскәү тарихчылары укыта

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
2012 -13 уку елыннан башлап район мәгариф учреждениеләрендә 4-5 сыйныф укучылары “Свет этикасы һәм дини мәдәният нигезләре” курсын (Основы религиозных культур и светской этики) өйрәнә башлады. Сишәмбе көнне гимназиядә районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен өйрәтү семинары узды. Нурлат педагоглары өчен семинарны Мәскәү шәһәреннән килгән тарихчы, 20 еллап укыту әдәбияты базарында эшләүче Татьяна Стеуюра үткәрде.
- Нурлатка килүемнең сәбәбе – Нурлат педагогларына “Свет этикасы һәм дини мәдәният нигезләре” курсы буенча яңа нәшер ителгән дәреслекләрне, дәфтәрләрне һәм методик ярдәмлекләрне куллану буенча өйрәтү семинары үткәрү, - диде белгеч. Чара азагында әлеге курс укытучыларына сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International