Бер елда өч грант

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Нурлат муниципаль районының “Мәдәният үсеше бүлеге” МБУсы декабрь аенда гына Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең ике грантына ия булды.
“Халык иҗаты” номинациясендә “Радужное соцветие Уява” иҗади проектын тормышка ашыруга 300 мең, “Китапханә эше” номинациясендә “ Балалар китапханәсе – комфортлы уку, иҗат һәм ял сәгате” проектын тормышка ашыру өчен 200 меңлек грант отты.
- Моңа кадәр район авыл мәдәният йортлары, клублары Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләредә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният  йортларын бүләкләү буенча акчалата түләүгә-грант алуга конкурста катнашканнар иде, - ди район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова. Бу конкурста Мамык авылы китапханәсе 100 мең сумлык грант отты. Республиканың мәдәният министлыгы район башкарма комитеты белән  грантларны финанслау буенча килешү төзеде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International