Нурлат укучылары Чистай ятимнәренә елмаю бүләк итә

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенең  “Ювента” профилактика отряды һәм “Лидерлык нигезләре” түгәрәге әгъзалары Чистайның ятимнәр һәм ата-аналарыннан мәхрүм ителгән балалар йортында булып кайттылар.
- Әлеге визит “Елмаю бүләк ит” проекты кысаларында оештырылды, - ди 9 нчы  мәктәп директоры урынбасары, профилактика отряды җитәкчесе Гөлнара Исхакова. – Без балалар йортына хәйрия концерты һәм бүләкләр белән бардык. Алга таба да аралашуыбызны дәвам итәчәкбез. Яңа елдан соң чистайлыларны үзебездә көтәбез, - ди проект җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International