Нурлат укучысы Алена Будяшкинаны министр һәм генераль директор котлады

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Нурлат районы Андреевка мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Алена Будяшкина кичә, 9 декабрь көнне, Казан Кремлендә үткән коррупциягә каршы юнәлдерелгән бәйгеләр җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашты. Аленаның коррупция темасына багышланган эше “Гадел яшәргә кирәк!” республикакүләм балалар рәсемнәре конкурсында 5–9 сыйныф укучылары  арасында 2нче урынга лаек булган. Алена Будяшкинага Диплом һәм кыйммәтле бүләкне ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырган. Моннан тыш, кызны эшенә гадәти булмаган формада якын килүе өчен “Татар-информ” мәгълүмати агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский махсус приз белән дә бүләкләгән әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International