Степан Павлович - гаҗәеп язмышлы кеше. Ул Шөгер районы (Лениногорск районы) Федотовка авылында күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе Павел Радионович Гражданнар сугышында катнашкан, ә әнисе Фекла Никифоровна колхозда эшләгән. Степан Павлович нибары 5 сыйныфны тәмамлаган, әмма яшьтән үк Бөек Ватан сугышы вакытында колхозда хезмәт иткән.
1950 елда Степан Павлович Евдокия Степановнага өйләнә, аның белән 40 ел бәхетле никахта яши. 1961 елда гаилә Нурлатка күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы Степан Павлович бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән.
Хатыны белән өч бала үстерәләр. Бүген Степан Павловичны кызының гаиләсе кайгырта, аның шулай ук 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
Николай Липатов район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән җылы котлау сүзләрен җиткерде, ветеранның хезмәт юлы һәм тормыш юлы өчен рәхмәт белдерде.
Без чын күңелдән Степан Павловичны туган көне белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер кичерүен телибез.